16 июньдә 11.00. сәгатьтә “Әдәби кафе” да ( Декабристлар ур., 2 йорт) Ләбиб Леронның “Мәхәббәтнең канат җиле” исемле өр-яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессия узачак.
«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леронның әлеге китабына шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде. Әлеге чарага әдәбият сөючеләрне чакырып калалар. Керү ирекле.