Site icon Ватаным Татарстан

Сабантуй батырларына ат һәм дөя бүләк иткәннәр

Узган ялларда Татарстан авылларында һәм районнарында Сабантуйлар гөрләде. Ел саен милли бәйрәмебезгә үзенчәлекле уеннар белән бергә үзенчәлекле бүләкләр дә өстәлә бара.

Мәсәлән, Кукмара районының Киндеркүл авылында абсолют батыр Фәнил Исмәгыйлевка бәрән белән ат бүләк иткәннәр. Ә менә Спасс районында — Болгарда абсолют батыр Ришат Сагиров бәрән белән дөяле булган.


Exit mobile version