Site icon Ватаным Татарстан

Черки тешләгәндә каймак белән боз ярдәм итә

Girl with blond hair, sitting with his back turned and scratching bitten, red, swollen neck skin from mosquito bites in the summer in the forest. Close-up up of visible insect bites. Irritated skin

Боз. Черки тешләгән урын, гадәттә, кызыша башлый. Ник дигәндә, организм үзенә эләккән инфекциягә каршы көрәшә башлый. Боз әнә шушы черки тешләгән урындагы кызыту, кызышуны баса, шешне киметә. Моның өчен бозны яулыкка төреп, 10-15 минутка черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк.

Сода. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эретәбез. Бинт яки мамыкны шушы эремәгә манып, черки тешләгән урынга куеп торабыз. Тәндә андый урыннар күп булса, бөтен гәүдәне шушы эремә белән усаң да була.

Серкә. 1/3 стакан суга бер аш кашыгы 9 процентлы уксус салып болгатабыз. Черки тешләгән урыннарны шушы катнашма белән эшкәртәбез. Серкә составындагы кислота кычытуны баса. Черки тешләгән урын кызармый.

Каймак. Сөт ризыклары черки тешләгән урынны тынычландыра, кычытуны баса. Моның өчен кычыткан урынга каймакны кипкән саен өч-дүрт мәртәбә сылап торырга кирәк.

Фото: mgorod.kz


Exit mobile version