Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан мөселманнары быел хаҗга бармаячак

Россия, шул исәптән Татарстан мөселманнары быел хаҗ сәфәрен кыла алмаячак.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хакимияте 2021 елда хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен хаҗиләрне чикләнгән санда гына кертү турында карар кабул итте. Шулай итеп, хаҗ сәфәре бары тик Корольлек территориясендәге дин кардәшләргә генә мөмкин булачак. Хакимият корольлектә яшәүче 60 мең кешегә генә хаҗ кылырга рөхсәт итте.


Exit mobile version