Site icon Ватаным Татарстан

Төнлә 12 нче номерлы больницада кислород станциясендә авария булган

Бүген төнлә Казанда 12нче номерлы больницада кислород станциясе эшендә җитешсезлекләр барлыкка килгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кислород белән тәэмин итү шундук кислород баллоннарына күчерелгән.

«Потенциаль куркынычсызлыкны булдырмас өчен пациентларны имин транспортлау турында карар кабул ителде. Табиб бригадалары озатуында алар якындагы дәвалау учреждениеләренә күчерелде «, — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Хәзер пациентларның хәлен табиблар тотрыклы дип бәяли.


Exit mobile version