Site icon Ватаным Татарстан

Бер малайга ябалак һөҗүм итеп күзен чыгарган

Башкортстанның Салават районында күңелсез хәл килеп чыккан. Тәкәй авылыннан ерак түгел ябалак бер малайның күзен чукып чыгарган. Бу хакта bash.news хәбәр итте.

Балаларның су буенда ял иткәннән соң өйләренә кайтып килешләре булган. Малайларның берсе юл буенда чирәмдә ябалак баласын күреп алган. Ул кошны кулына алуга ябалакның әнисе малайга ташланган. Баласын сакларга омтылган кош тырнаклары белән малайның күзен тырнап алган.

Малайны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илткәннәр. Аңа табиблар берничә операция ясаганнар, тик күзен саклап кала алмаганнар.


Exit mobile version