Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда һава торышы кискен үзгәрүе турында кисәтәләр

Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелүе турында кисәтә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Иртәгә, 25 июньдә, иртән һәм кич Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә.

Яңгыр вакытында җилнең тизлеге 20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.

Иртәгә көндез 32-34, төнлә, 17-19 градус җылы булыр дип фаразлана.


Exit mobile version