Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда аномаль эсселек кайчан кими башлаячак?

Бу атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек кими башлаячак. Аномаль эссе һава торышы урнашуга сәбәп булган антициклон акрынлап үз «хакимлеген» югалтачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фаразлардан күренгәнчә, көнбатыштан хәрәкәт итүче актив атмосфера фронтлары кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Моннан тыш, аның тизлеге урыны белән 23 метрга җитәргә һәм боз яварга мөмкин.

Чәршәмбе көнне, 30 июньдә, төнлә республикада һава температурасы +18, +23, көндез +29, +34, пәнҗешәмбе көнне, 1 июльдә, төнлә +16, +21, көндез +26, +31 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның башлангыч фаразларыннан күренгәнчә, 2 һәм 3 июльдә республика территориясендә тотрыксыз һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. «Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +23, +28 градус тәшкил итәчәк», — дип искәртә белгечләр.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстанда эсселек +37 градуска кадәр җитү сәбәпле шторм кисәтүе игълан иткән иде.


Exit mobile version