Site icon Ватаным Татарстан

Татарча сөйләшәбез: Сабантуй

Халкыбызның милли бәйрәме һәм үзенә күрә бер бренды да, кайбер белгечләр искәртүенчә, дөрес аталмый.

Сабантуй еллык йолалар циклында язгы кыр эшләренең тәмамлануын котлап үткәрелә торган бәйрәм буларак барлыкка килгән. Ул «Сабан туе»н, сабан эшенең бәйрәмен аңлата. Шуннан чыгып, аның тарихи яктан дөрес аталышы һәм язылышы да бераз башкачарак: Сабантуй түгел, ә Сабан туе. Аерым да языла, тартым да күрсәтелә.

Хәлбуки, телнең үз тормышы бар. Хәзер «Сабантуй» дип язу гамәлгә керде, матбугатта да, сөйләмдә дә, хәтта әдәби әсәрләрдә дә әлеге сүзне шундый шәкелдә язалар. Телебез хәтта шундый милли сүз мәсьәләсендә дә рус теленә якынайды, рус теленә күчкән «Сабантуй» формасын алды.

«Сабан туе» дип язу да дөрес, әмма бертөрлелек саклансын өчен, заманча язу вариантын куллану хәерлерәк булыр.

 

 


Exit mobile version