Site icon Ватаным Татарстан

Ток сугып 19 яшьлек студент һәлак булган

Башкортстанның Караидель районында 29 июньдә Кантон авылында яшь егет белән бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шәхси хуҗалык ишегалдында 19 яшьлек егет өй эшләре, ремонт белән шөгыльләнгән.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, егетне челтәрле кабель-озынайткыч аша ток суккан. Егетнең мәетен табып, туганнары ашыгыч хезмәтләр чакырта, әмма соң була — Бирск күп профильле көллияте студенты шунда ук үлә»,— диелә хәбәрдә.

Хокук саклаучылар бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.


Exit mobile version