Россия Премьер-министры Михаил Мишустин 2022 елга яшәү минимумын үзгәртте, дип хәбәр итә otvprim.ru сайты.
Үзгәрешләр эшләргә сәләтле халык, пенсионерлар һәм балаларга кагылачак.
Әйтик, эшкә яраклы халык өчен 2022 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумы 13 026 сум күләмендә билгеләнгән.
Россия Федерациясе буенча җан башына-11 950 сум, эшкә яраклы халык өчен – 13 026 сум, пенсионерлар өчен – 10 277 сум, балалар өчен – 11 592 сум. Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган документта шулай диелгән.
Карар 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә һәм 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.