Site icon Ватаным Татарстан

Бәяләр арта: ипи, кондитер ризыклары, ярымфабрикатлар да кыйммәтләнергә мөмкин

Бу көннәрдә Евразия икътисади союзының икмәк пешерүчеләргә яңа ГОСТ эшләве билгеле булды. Бу исә ипигә бәяне күтәрәчәк, дип фаразлый әлеге тармакта эшләүчеләр. Россия икмәк пешерүчеләр союзы хәбәр иткәнчә, яңа кагыйдәләр кертү җитештерүчеләргә 22 млрд сумга төшәргә мөмкин. Бу исә продукциядә дә чагылыш табачак. Ипи генә түгел, кондитер ризыклары, ипи-күмәч, ярымфабрикатлар да кыйммәтләнергә мөмкин.  

Татарстанда әлеге яңалыкны ничек кабул иткәннәр соң? Гомумән, бүгенге вазгыятьтә икмәк пешерүчеләр киләчәккә нәрсә планлаштыра һәм нәрсәгә өметләнә?

Ипи бәяләре артачак. Ләкин моңа ГОСТ кына сәбәпче түгел. Икмәк җитештерү тармагында республикада иң эре оешмаларның берсе булган «Чаллы икмәге» генераль директоры Эдуард Юнысов әнә шулай дип белдерде.

– Хәзер безнең өчен күчеш чоры. Узган елгы уңыштан быелга күчү вакыты. Гадәттә, беренчеләрдән булып Краснодар крае уракка төшә. Анда быел бик көчле яңгырлар ява, шуңа күрә аларның уракка төшү вакыты да бер-ике атнага чигерелде. Димәк, әлеге күчеш тагын да сузылачак дигән сүз, – диде ул.

Аның фикеренчә, базарның төп законы – күләм никадәр зуррак булган саен, ихтыяҗ да шулай ук булырга тиеш. Ул бик күп инструментлардан формалаша. Монда беренче чиратта, уңышның ничек җыеп алынуы мөһим. Ә быел республикада дефицит булачагын барыбыз да чамалый.

– Безнең Мөслим, Минзәлә, Сарман районнарындагы агрофирма кырларында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Басуларда хәлләр шулкадәр кызганыч ки, соңгы айларда кәеф бөтенләй юк. Без инде кышны да бик авырлык белән чыккан идек. Уҗымнарның 23 процентын кире чәчәргә туры килде. Алар яхшы гына тишелгән дә иде, тик яңгыр булмагач, хәзер бик начар хәлдә. Хәтта печәнгә, терлек азыгына да кытлык кичерәбез. Узган ел белән чагыштырганда, 3–5 тапкырга кимрәк азык әзерләнә. Гомумән, авыл хуҗалыгындагы хәлләр мактанырлык түгел. Яшелчә бәяләрен генә карагыз сез. Болар барысы да – төрле күләмдә җитештерү һәм сату нәтиҗәсе, – диде Эдуард Юнысов.

Эшмәкәр мисалга көнбагыш мае сатуны китерде. Аның сүзләренчә, монда бизнес кызыклы һәм җитештерүчегә дә отышлы. Икенче яктан, әгәр кулланучы ягыннан карасак, бәяләр арту алар өчен яхшы түгел.

– Социаль кәрзин җитештерүчеләр хисабына формалашырга тиеш түгел. Хөкүмәтнең халыкка арзанрак бәядән сатасы килә икән, ул җитештерүчеләргә төрле ярдәм чараларын да булдырсын, – ди Эдуард Юнысов.

Аның фикеренчә, эчке базарда продукция җитештерү күләмен сыйфатлы планлаштыру һәм көйләү кирәк. Моннан тыш, ул ипи бәясе артуны ашлык кыйммәтләнү белән генә бәйләп карарга кирәкми дип саный. Минераль ашламалар һәм саклану чаралары да ике тапкырга артуын, шулай ук ягулык, техника бәясе дә өскә сикерүен билгеләп узды.

– Нәтиҗәдә ашлык үстерүчеләр һәм сәүдәгәрләр алгы сызыкта кала. Бүген «Чаллы икмәге» ипиен «Пятерочка» кибетләр челтәре 46–52 процентка арттырып сата, – диде ул.

Кукмара районының «Адай икмәге» оешмасы җитәкчесе Фәнүс Хаматдинов яңа ГОСТ кагыйдәләре планлаштырылуыннан хәбәрдар булмавын әйтте. Шунысын әйтергә кирәк: Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Адай икмәге»нә бәяләрне тотрыклы саклар өчен ай саен 100 мең сум күләмендә субсидия бирә.

– Субсидия алгач, без бәяләрне арттырырга тиеш түгел, – диде ул. – Ә чимал – он, шикәр – барысы да арта. Ай саен 100 мең сум ярдәм күрсәтәләр, ә чыгымнар якынча 200 мең сум чыга. Шуңа күрә бу безгә файдага түгел.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының безгә биргән аңлатмасыннан билгеле булганча, икмәк-күмәч продукциясенә бәяләр бик нык артмас.

– Икмәк-күмәч продукциясе бәясе тотрыклы һәм киләчәктә дә монда җитди үзгәрешләр булмас. Монда ипи пешерүчеләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме һәм ашлык бәяләрен тотрыклы итү өчен каралган механизм да роль уйнаячак, – диделәр министрлык белгечләре.

Зөһрә Садыйкова


Exit mobile version