Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген иртән Төмәндәге Сбербанк бүлегендә билгесез затлар өч кешене тоткынга алганнар, дип хәбәр итте «РИА Новости».
«Якынча мәгълүматларга караганда,Төмәндәге Сбербанкның бүлеге биш катлы йортның беренче катында урнашкан. Тоткында өч хезмәткәр. Вәзгыять аныклана», — дип яза ведомство.