Site icon Ватаным Татарстан

Бала табу йортында 35 яшьлек биш бала әнисе һәлак булган

Свердловск өлкәсендә биш бала анасы һәлак булган. Фаҗига Первоуральск бала табу йортында булган.

35 яшьлек хатынны Первоуральскка Ревда шәһәреннән китерәләр, ул перинаталь үзәктә бишенче баласын  табарга тиеш була. Бала сәламәт туа. Тик хатын-кызның бала табудан соң кан агуы ачылган, аны саклап кала алмаганнар. Биш бала әнисе вафат булган.


Exit mobile version