Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда мәктәпне тәмамлаган егет күпкатлы йорттан егылып һәлак булган

Чаллыда мәктәпне тәмамлаган укучы күпкатлы йорттан егылып һәлак булган.

Егеткә 17 яшь булган. Фаҗига бүген иртәнге 3ләр тирәсендә булган. Яшүсмернең үләр алдыннан хат калдырмаганы билгеле. Полиция хезмәткәрләре фаҗиганың бар нечкәлекләрен ачыклар өчен егетнең телефонын алып киткән.


Exit mobile version