Site icon Ватаным Татарстан

Россия Хөкүмәте яшьләр өчен яңа түләү кертә

14-22 яшьлек егет-кызлар 1 сентябрьдән бюджет акчасы хисабына мәдәният учреждениеләренә йөри алачак.

Россиядә 1 сентябрьдән 14-22 яшькә кадәрге яшь-җилкенчәк өчен “Пушкин карта”лары гамәлгә кертелә. Карталарга дүрт айга бер мәртәбә 3әр мең сум акча күчереләчәк. Бу акчага илнең барлык төбәкләрендә яшәүче яшьләр музейлар, театр, концерт заллары, филармония һәм китапханәләргә, шул исәптән хосусый мәдәни оешмаларга йөри алачак. Бу хакта Россия мәдәният министры Ольга Любимова хәбәр итте. Моңа кадәр “Пушкин картасы”ның гамәлгә кертеләчәге турында Россия Президенты Владимир Путин “Туры элемтә” вакытында белдергән иде.
– Бу хакта без Хөкүмәт белән инде берничә ай буе фикер алышабыз. Яшьләргә ярдәм чарасын “Пушкин картасы” дип атарга ниятлибез. Биредә 14-22 яшькә кадәрге яшьләргә мәдәният учреждениеләренә йөрү өчен дәүләттән бераз акча бирү турында сүз бара” – дигән иде дәүләт башлыгы.
Россия Президенты шул рәвешле авылларда яшәүче яшьләрнең театр һәм күргәзмәләргә йөрергә акчасы җитмәү проблемасын аңлатып үтте. Владимир Путин фикеренчә, мондый карта гамәлгә кертелгән очракта, яшьләр төбәк кенә түгел, бәлки гомумроссия мәдәни учреждениеләрендә булу мөмкинлеге дә алачак.


Exit mobile version