Site icon Ватаным Татарстан

Авыл блогеры Гөлнара Әхмәтҗановадан ташкабактан тәмле рулет ясау ысулы

Кирәк булачак:

Эчлеге өчен:

Ташкабакны кабыгы-ние белән (яшь ташкабакның тышы йомшак була) угыч аша чыгарабыз. Шуңа яшел тәмләткечләрне турап салабыз һәм болгатабыз.  Аерым савытка йомырка сытып, төелгән кара борыч, тоз салып, катнашма ясыйбыз. Катнашмага, суын сыгып, уылган ташкабак, он өстибез һәм барысын бергә болгатабыз. Ташкабаклы массаны пергамент кәгазьгә (майларга кирәк) җәябез һәм 15–20 минутка газ миченә (200 градуска кадәр җылытылган) куябыз.

Рулет тышлыгы пешкән арада эчлеген ясыйбыз. Кишер белән суганны кыздырып алабыз да, шуңа пешкән тавык ите өстәп, тагын бераз кыздырабыз. Эчлек суына төшкәч, вак угычтан чыгарылган сыр өстәп, болгатабыз.

Пешкән тышлыкны мичтән алгач, өстенә эчлекне җәябез дә рулет итеп төрәбез. Рулетны 5 минутка газ миченә куеп алабыз. Мәшәкатьлерәк булса да, бик тәмле ризык!


Exit mobile version