Site icon Ватаным Татарстан

Чаллы янында өч машина катнашындагы авария булган

Кичә көндез Чаллы – Сарман трассасында өч җиңел автомобиль катнашында авария булган. Автокаладан хәбәрче Валентин Кулагин «Татар-информ»га шундый мәгълүмат җиткерде.

14нче модельле «Лада» автомобиленең йөртүчесе тиешле дистанция сайламаган һәм алдан хәрәкәт иткән Mercedes машинасына килеп бәрелгән. Шуннан соң «Лада»ны каршы як полосага алып ыргыткан, ул шунда Renault автомобиленә килеп бәрелә.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның йөртүчесе һәм ике пассажиры, шулай ук Renault автомобиленең 61 яшьлек пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган.


Exit mobile version