Site icon Ватаным Татарстан

Казанда чөгендер — 15, кишер 30 сумнан сатуга чыкты

Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар. Суган белән чөгендерне — 15 сум, бәрәңгене — 20 сум, кишер белән кәбестәне 30 сумнан алырга мөмкин. Бу көннәрдә Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атна саен җирле җитештерүчеләр продукциясе тугыз мәйданчыкта сатыла. Яшелчәләр белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан, республика хакимияте арзан бәяләрдән билгеле бер төркем товарлар белән тәэмин итү турында карар кабул итте.

Мондый базарлар Казан кибетләрендә яшелчәләргә бәяләр тотрыкланганчы эшләячәк. Шулай ук тиздән  авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә эшли башлаячак.

Шәһәр халкы өчен барлыгы 6 тоннадан артык бәрәңге, 8,4 тонна кәбестә, 3 тоннадан артык кишер, 5,06 тонна суган, 3 тоннадан артык чөгендер китерелгән.


Exit mobile version