Site icon Ватаным Татарстан

Васильево бистәсендә балыклар күпләп үлүнең сәбәбе ачыклыйлар

Яшел Үзән районының Васильево бистәсе янәшәсендәге сулыкта балыкларның күпләп үлү очрагы теркәлгән.

Әлеге хәлгә ачыклык кертү өчен Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Үзәк хезмәткәре Гөлназ Сафиуллина, чынлап та балыкларның үлүен раслады.
– Экологлар урынга чыгып, судан анализ алды. Балыкларның үлү сәбәбен ачыклаячаклар. Әлеге тикшерү эшләре бара. Нәтиҗәне 7 көннән генә әйтә алабыз, – диде ул.


Exit mobile version