Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда сабыен җәберләгән ананы хөкем иткәннәр

Татарстанда Әгерҗе районында яшәүче 34 яшьлек ананы хөкем иткәннәр. Ул үзенең сигез айлык баласын җәберләүдә гаепләнә.

Әни кеше баласына карата бик кырыс булган, табибларга алып бармаган, дарулар алмаган. Сабыен хәтта балалар ризыгы һәм киемнәреннән дә мәхрүм иткән. Нәтиҗәдә, баланың сәламәтлеге какшаган. Моннан тыш әлеге ана көмәнле вакытта да, бала тапканнан соң да спиртлы эчемлекләр кулланган.

Сабыйны әнисеннән алып, медицина учреждениесенә юллаганнар. Гаепләнүче гаебен таныган, суд аңа 250 сәгать мәҗбүри хезмәт башкару билгеләгән.


Exit mobile version