Site icon Ватаным Татарстан

Табиб эчәклек яман шешеннән үлүчеләрнең нинди ризык яратуларын әйткән

Аның сүзләренчә, кызыл ит ДНКны «боза» һәм авырулар килеп чыгуга сәбәпче була.

Табиб-онколог Иван Карасев рационда кызыл итнең күп булуы яман шеш куркынычын арттыра дип белдергән. Ул моны АКШ галимнәре тикшеренүләренә нигезләнеп әйткән. Нормаль һәм шешле тукымаларны тикшергәннән соң, кызыл иттә ДНКның җимерелүе ачыкланган.

ДНК җимерелү очрагы кызыл итне төрлечә күпләп кулланучыларда очравын әйткән табиб. Ә менә кош ите, балык куллану авыруның азуына берничек тә тәэсир итмәве ачыкланган.

ДНК җимерелгән кешеләр арасында рактан үлүчеләр саны 47%ка артыграк булуына да басым ясаган Иван Карасев.


Exit mobile version