Site icon Ватаным Татарстан

КФУ студентларына торак эзләргә ярдәм итәчәкләр

КФУ чит шәһәрләрдән килгән студентлары өчен арендалы торак эзләү системасын ясаячак. Бу турыда вузның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Студентларга тулай торакларда урын җитми. Мондый системага ихтыяҗ әнә шуның белән бәйле. Әлеге проект августта ук сыналачак, ә киләсе елга сервис базасына 3000-5000 тору урыны кертергә исәплиләр. Һәр фатир юридик яктан тикшереләчәк.


Exit mobile version