Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда 12 яшьлек кыз квадроциклда коймага бәрелеп үлгән

Мамадышта узган төндә 12 яшьлек кыз юл һәлакәтенә очраган һәм һәлак булган. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Кыз квадроциклда шәхси йорт коймасына килеп бәрелгән. Тән җәрәхәтләре алган кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.

Табиблар кызның гомерен саклап калу өчен тырышса да, кыз һәлакәттән соң  бер сәгать вакыт үткәч, операция өстәлендә үлгән.


Exit mobile version