Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан Хәрби комиссариаты мобилизацацион резервка керергә чакыра

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты запастагы актив кешеләрне, даими эш урыны һәм хезмәт хакы сакланган хәлдә, мобилизацион резервка керергә чакыра.

Контракт төзүчеләргә әйбәт кенә акча, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вузларына җиңел генә керү, карьера үсеше, хәрби техника йөртү, барлык төрдәге коралдан ату, квалификацияле медицина хезмәте күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү гарантияләнә.

Бу җәһәттән тәфиллерәк мәгълүматлар белән танышу өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Exit mobile version