Site icon Ватаным Татарстан

Чаллыда балаларына төрек сериалларындагы исемнәрне куючылар арткан

Чаллыда балаларына телесериал геройлары исемнәрен еш куша башлаганнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Мәсәлән, Төркиянең «Великолепный век» телесериалы дөнья күргәннән соң әлеге шәһәрдә кызларына Вәлидә, Хәдичә, Фирүзә, улларына Сөләйман, Солтан, Ибраһим, Йосыф исемнәрен куючылар арткан. «Доминика» фильмыннан соң кызларына — Доминика, «Основание Осман» сериалы чыкканнан соң малайларына Осман исемен сайлаучылар күбәйгән.


Exit mobile version