Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram аккаунтына Татарстан табигате төшерелгән ролик урнаштырды.
Анда Татарстанның елгалары, күлләре, болыннары, калкулыклары татар халык җыры көенә бер-берсен алыштыра. «Иң матур республика!» — дип язып куйган Рөстәм Миңнеханов видеоролик астына.
Татарстан Президенты хәзерге вакытта чираттагы ялында.