Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ипотека кредиты алучылар саны арткан

Татарстанда быел алты ай эчендә ипотека буенча бирелгән кредит күләме 14,5 процентка артып, 310,4 миллиард сумга җиткән.

Республика буенча Милли банк бүлеге җитәкчесе Марат Шәрифуллин әйтүенчә, шушы чор эчендә барлыгы 32,6 мең ипотека кредиты бирелгән. Бу – узган елдагыга караганда 38 процентка күбрәк. Быел ипотекага бирелгән акча күләме 63 процентка артыграк (79,9 миллиард сум).

Июль аенда мондый кредитларның уртача ставкасы 7,02 процент тәшкил иткән (узган елда – 7,73 процент). Шул ук вакытта Татарстанда яшәүчеләр торакка кредитларын үз вакытында түли. Быел 1 июльгә вакытында түләнелмәгән бурыч күләме калган барлык бурычның 0,5 процентыннан кимрәк тәшкил иткән (Россия буенча – 0,7%).


Exit mobile version