Иваново өлкәсендә 101 яшьлек әби, бик каты авыртуга карамастан, COVID-19 инфекциясен җиңүгә ирешкән. Бу хакта ТАСС төбәкнең сәламәтлек саклау департаменты башлыгы Артур Фокин сүзләренә таянып хәбәр итә.
“Кичә бездә кызык кына очрак булды: кардиодиспансердан 101 яшьлек хатын-кыз дәваланып чыкты. Биредә ул коронавирус инфекциясеннән дәваланды. Исегезгә төшерәм: бездә коронавирустан каты авыручы кешеләр генә сырхауханәгә салына”, -дигән ул.