Site icon Ватаным Татарстан

«Шушы дәвер эчендә 6 тапкыр гына яраткан эшемнән аерылып тордым»

Апас районы Дәвеш авылы терлекчелек комплексында эшләүчеләр бу көнне түземсезлек белән көтеп алды. Район күләмендә сыер саву һәм ясалма орлыкландыру операторларының һөнәри  бәйгесе  үзләрендә узганга гына түгел. Әле бер, әле икенче авылны куркытып торучы пандемия вакытында бәйгегә җыелу үзе үк зур кыюлык сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, әллә соң быелга уздырмый торыйкмы, дигән фикерләр дә булган.

– Районның барлык терлекчелек комплексларында, һәр фермасында ел дәвамында барган үзара ярышка  нәтиҗә ясау да кирәк. Бирегә бүген үз хуҗалыкларында иң югары күрсәткечләргә ирешкән 32 сыер саву операторы һәм ясалма орлыкландыру белгечләре җыелды. Һәркайсы лаеклы кешеләр. Бүләкләр дә саллы. Терлекчеләребез бу конкурсны зарыгып көтеп ала, – ди идарә җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.

Кырык елдан артык Балтай авылы фермасында сыер савучы булып эшләгән Роза Сәлахова тормышын яраткан малларыннан башка күз алдына да китерә алмый. Малларның һәркайсын үз балалары сыман якын итә ул.

– Шушы дәвер эчендә 6 тапкыр гына яраткан эшемнән аерылып тордым, анысы да, балаларым тууга бәйле, – ди Роза ханым. – Терлекче хезмәте бүген дә җиңелләрдән түгел. Малларны яратмасаң, эшләп тә булмыйдыр. Иртә таңнан килеп, сыерларның күзенә карау белән бөтен борчуларым онытыла.  Үзенә күрә бер мавыгу инде бу. Гомерлеккә сузылган. Гаиләм белән дә шулай. Һәркайсы терлек-туар арасында мәш килә.

Улы Марсель дә фермада сыер савучы  булып эшләгән. Замана шаукымына ияреп, Казанга китеп төпләнсә дә, ялларында һәрчак – терлекчелек комплексында. Әле әнисенә, әле сеңлесенә ярдәм итәргә тырыша. Төпчек бала  Әдилә  дә  – сыер савучы. Бик тырыш, булдыклы. Савым күләме буенча әнисен арттырып җибәргән чаклары да бар, ди.

Бераз алга китеп булса да әйтим әле: Роза Сәлахова бу бәйгедә дә сынатмады, конкурс шартлары буенча «Үз эшенә тугрылык» номинациясендә район буенча беренче урынны яулады.

«Ибраһимов» исемендәге хуҗалык вәкиле Гүзәл Нигъмәтуллина да башкаларга махы бирерлек түгел икән. Район күләмендә генә түгел, үзен республика бәйгеләрендә сынап караган. Узган ел район буенча икенче урынны яулаган. Быел исә конкурсның барлык шартларын иң төгәл үтәп, беренче урынга чыкты.

Районның данлыклы сыер савучысы Илназ Сәмигуллин турында элегрәк елларда да ишеткәнем бар иде. Республика күләмендә җиңү яулаганын хәтерлим. Илназның әнисе Динә апа да гомере буе терлекчелектә эшләп, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгысы икән. Абыйсы Илфир – шулай ук терлекче. Балтай авылы бозау фермасында эшли. Шулай булгач, Илназның бәйгедә икенче урынны алуына ничек гаҗәпләнәсең ди. Конкурста катнашучыларның һәркайсы – үз эшенең осталары дигән нәтиҗә ясарга гына кала.

Тәҗрибәле терлекчеләр янәшәсендә яшьләр күп булуы да сөендерә. «Иң яшь сыер савучы» номинациянең җиңүчесе Рәзинә Гафиатуллина, яисә «Ясалма орлыкландыру остасы» җиңүчесе Нәгыйм Кадыйровның эшенә сокланмый мөмкин түгел.

Халыкта «Остазың нинди – укучысы шундый» дигән гыйбарә бар. Бәйге дәвамында шундый остазларның берсе белән мин дә таныштым. Сүзем – конкурсны оештыручыларның берсе – «Апас-Мол» хуҗалыгы мал табибы Илсур Хәсәнов турында. Хезмәт юлын Дәвеш авылында гади колхозчыдан башлап, барлык баскычларны үтеп, бүген дә яраткан эшен дәвам итә. Гомеренең 50 елын мал табибы булып эшләп тә күңеле белән япь-яшь калган  башка берәү бармы икән? Ә бит ул – бүген дә 14 авыл, 5600 баш терлек өчен җаваплы кеше. Өендә дә ике сыеры бар. Илсур абый кебек шушы эшкә бөтен күңелен биреп эшләүчеләр булганга, нәтиҗәләребез дә елына күрә тел-теш тидерерлек түгел, ди «Апас-Мол» хуҗалыгы җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Конкурс таләпләре шактый катлаулы һәм ул берничә этапта узды. Катнашучыларның белеме башта теоретик яктан сыналса, икенче өлештә  аларның осталыгы практик биремнәрдә тикшерелде.

Сүз дә юк, авыл хуҗалыгының барлык тармакларындагы кебек үк, терлекчелектә эшләүчеләр дә заманнан артта калмыйча, барлык эшләрен фәнни казанышлар кулланып башкарганда гына югары нәтиҗәләргә ирешә ала. Мәртәбәле жюри составында район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Радик Гыйсмәтов,  «Апас-Мол» берләшмәсе директоры Марат Хәсәнов, гомерләрен терлекчелеккә багышлаган белгечләр булуы һәр номинациядә җиңүчеләрне гадел итеп ачыкларга мөмкинлек бирде. Җиңүчеләргә махсус дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Камил Сәгъдәтшин


Exit mobile version