Site icon Ватаным Татарстан

Путин балалы гаиләләргә йорт салу өчен аз процентлы ипотека бирү турындагы карар кабул итте

 Владимир Путин Илкүләм проектлар буенча стратегик үсеш советы утырышыннан соң яңа карар кабул итте. Әлеге карар нигезендә шәхси йортлар салу өчен ташламалы кредит алу мөмкин булачак.

Мондый кредитны алу өчен гаиләдә бала булуы шарт. Салыначак йортның проекты да стандарт булу мөһим.

Ташламалы кредитныңпроцент ставкасы әлегә билгеле түгел. Әмма 6 проценттан да югары булмаячак дип фаразлана. Алыначак кредит суммасы төбәккә бәйле булачак.

Моңа кадәр ташламалы кредитны яңа төзелгән күпфатирлы йортларда гына алу мөмкин иде.


Exit mobile version