Питрәч районындагы Олан Иле авылында апийорт (бал кортлары белән дәвалый торган урын. – Ред.) төзегәннәр.
Умарталык үзе бер ел элек барлыкка килгән. Аны районның ике фермер хуҗалыгы төзегән. «Продукция сатарга түгел, гаилә, дуслар һәм туганнар өчен генә. Умартачылык безнең шөгыльгә әверелде», – ди Марат Вәлиуллин. Бу сезонда ике тапкыр бал аертканнар инде.
Тик бирегә бал алырга гына түгел, апийортта кунак булу өчен дә киләләр. Бина кырыйлары буенча ике агач ятак тора, ә алар астында бал кортлары урнаша. Бөҗәкләр өстендә якынча 1–1,5 сәгать яталар һәм йоклыйлар. Бу организмга зур файда китерә дип санала. Апийорт тулысынча агачтан ясалган, ул Татарстан әләме төсенә буялган.