Site icon Ватаным Татарстан

Халык артисты Рәшит Шамкай вафат

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Ор авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.

Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Аның «ВТ»га биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез.

Шамкай «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Мөгез чыгарырга яратмыйм. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга»


Exit mobile version