Site icon Ватаным Татарстан

Буа районында эшкә киткән һәм югалган 20 яшьлек кызны эзлиләр

Бүген иртәнге җиделәр тирәсендә 20 яшьлек Гүзәл Югары Лащи авылыннан эшкә китә, әмма анда пәйда булмый. Автомобилен кыз Җиңүнең 65 еллыгы урамында йорт янында калдырган.

Кызның кайда булуын белүчеләрнең барысын да Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча дежур бүлегенә  3-12-88 телефоны аша хәбәр итүләре сорала.

 


Exit mobile version