Site icon Ватаным Татарстан

Владимир Путин пенсионерларга 10 мең сум түләү турындагы указга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин пенсионерларга бер тапкыр 10 мең сум түләү турындагы указга кул куйды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге указ нигезендә пенсия алучы аерым категория гражданнарга һәм пенсия алучыларга бер тапкыр өстәмә акча түләү күздә тотыла. Беренче очрак хәрби хезмәт үтүчеләргә һәм аларның гаиләләренә кагылса, икенче очрак калган барлык пенсионерларга кагыла.

Түләүләр 2021 елның сентябрендә гамәлгә ашырылачак. Әгәр ул вакыт эчендә акча барып ирешмәсә, ул соңрак түләнәчәк. Әлеге акчадан нинди дә булса түләүләр буенча бурычлар һәм штрафлар тотып калу тыела.

Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумны алу өчен гариза язу, документлар җыю да таләп ителми.


Exit mobile version