Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда тимер юл аша чыга торган машинаны поезд бәргән

Биектау районында поезд тимер юл аша чыга торган машинаны бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдә әлеге хәлнең шаһитләре хәбәр итте.

Машина йөртүче якынлашып килүче поездны күрмәгән.

Шаһит сүзләренчә, Биектауда поезд акырын гына базадан чыгып килгән. Ә машина йөртүче тимер юл аша чыга торган булган һәм ул үз куркынычсызлыгы турында бөтенләй уйламаган.

«Бәхеткә поездның тизлеге акырын булды, югыйсә корбаннарсыз булмас иде», — дип нәтиҗә ясаган әлеге хәлне күргән шаһит.


Exit mobile version