Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда укытучы кыз көнләшеп 17 яшьлек сөйгәненә пычак кадаган

Республиканың Тукай районында «Татарстан» совхозы бистәсендә низаг булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, 20 яшьлек укытучы көнләшеп сөйгәне — Чаллы көллиятенең 17 яшьлек студенты белән талашкан. Талаш вакытында кыз пычак алып берничә тапкыр сөйгәненең күкрәгенә кадаган.

Аннары укытучы кыз үз-үзен үтерергә теләгән.

Ике зыян күрүчене дә хастаханәгә салганнар.


Exit mobile version