Site icon Ватаным Татарстан

Бензин бәясе ел дәвамында беренче тапкыр кимегән

Россиядә бензин бәясе ел буена беренче тапкыр кимегән. Уртача алганда ул 15 тиенгә арзанайган.

Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә бер атна эчендә ягулыкка уртача ваклап сату бәяләре  кимегән.

Бензинның уртача бәясе 15 тиенгә арзанайган, хәзер аның бер литры — 48,93 сум, ә дизель ягулыгы 7 тиенгә кимегән һәм аның бер литры 50,62 сум булган.

АИ-92 бәясе 17 тиенгә кимеп 45,99 сумг, АИ-95 – 16 тиенгә төшеп 49,82 сум, АИ-9 8 тиенгә кадәр кимеп 57,57 сум булган, дип ачыклык кертә РИА Новости.


Exit mobile version