Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда укытучы кыз 17 яшьлек сөеклесенә пычак белән кадаган

Сөйгәнен үтерергә җыенган кызга 10 елдан артык ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Тукай районы суды 20 яшьлек Татьяна Артемьеваны өй арестына алган, ул 17 яшьлек егеткә пычак белән һөҗүм итүдә һәм үтерергә ниятләүдә гаепләнә.

Фаҗига Тукай районының «Татарстан» совхозында була. Укытучы булып эшләүче кыз белән көллияттә укучы егет бергә яшиләр. Алар арасында низаг чыккач, егет үзеннән өч яшькә зуррак кызга аерылышу белән яный. Ярсыган кыз пычак алып сөйгәненең күкрәгенә кадый. Җинаять кылганын аңлаган укытучы үзенә кул салырга тырышып карый.

Хәзерге вакытта егетне реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр, ә кызга 10 елдан артык төрмә яный.


Exit mobile version