Site icon Ватаным Татарстан

Россиянең югары уку йортлары дистанцион укуга күчерелми

Россиянең барлык уку йортлары да гадәти режимда эшли башлады. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

«Әлегә ковид йоктыручыларның кискен арту очрагы юк, һәр көнне күзәтәбез», ди Россия фән һәм югары белем бирү министрының урынбасары Дмитрий Афанасьев.

Министр урынбасары сүзләренчә, югары уку йортларында һәм тулай торакларда авыру йоктыручылар саны сизелерлек арту күзәтелми, дистанцион укуга күчерү планы юк.

«Без кризис вазгыятьләрен җиңәргә өйрәндек. Әлегә көтелмәгән хәлләр юк, югары уку йортлары эшли», диде Дмитрий Афанасьев.


Exit mobile version