Бүген Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.
Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә.
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк.