Россиялеләргә ЗАГС белешмәләрен — язылышу, бала туу һәм исем алыштыру турындагы таныклыкларны « Госуслуги» порталы аша алу мөмкинлеге булдырылды.
Әлеге сервисны Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы эшләтеп җибәргән. Бу хакта Министрлар кабинетының Telegram-каналында хәбәр ителә.
«Сүз язылышу һәм аерылышу, үзеңнең һәм балаңның туу таныклыклары, исем алыштыру турындагы белешмәләр хакында бара. Алар дәүләт хезмәтләреннән файдаланганда, башка төрле документлар алганда яки сату-алу килешүе төзегәндә, мәсәлән, күчемсез милекне сатканда яки алганда, кирәк була», — диелә хәбәрдә.
Тиешле мәгълүматны алу өчен, кулланучыга порталның ««Документы и данные» дигән бүлегенә кереп, «Семья и дети» дигән битне ачарга кирәк. Моннан тыш порталда язылу мөмкинлеге дә бар, бу очракта мәгълүматлар автомат режимда яңара һәм гел актуаль булып тора.