Site icon Ватаным Татарстан

Песков Путинның сәламәтлеге турында сөйләгән

Россия Президенты Владимир Путин, тирәсендәге кайберәүләрнең COVID-19 инфекциясен йоктырулары ачыкланганнан соң үзизоляциягә киткәч, социаль мониторинг программасына тоташтырылмаган. Бу хакта, Кремль вәкиле Дмитрий Песков сүзләренә таянып, ТАСС хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгының эш режимы, шулай ук Президентның иминлеген тәэмин итү режимы тиешле программаларда катнашуны күздә тотмый. Моннан тыш Песков искә төшереп узганча, Путин гаджетлардан, шул исәптән социаль мониторинг өчен кирәкле гаджеттан файдаланмый.
Моңа кадәр Кремль вәкиле Владимир Путинның үзен бик яхшы хис итүе турында белдергән иде. Дәүләт башлыгы, тирәсендәге кайберәүләрнең ковид йоктырулары сәбәпле, алдагы көнне үзизоляциягә киткән. Песков шулай ук Президентның карантинда күпме вакыт утырачагын белмәве турында әйткән. Аның сүзләренә караганда, моны табиблар хәл итә.


Exit mobile version