Татарстанда тагын өч кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Алар – 1936, 1938 һәм 1949 елда туган хатын-кызлар.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентефикацияләнгән», – диелгән Татарстан Республикасы Сәламатлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Коронавирус аркасында үлүчеләр саны республикада 712 кешегә җитте.