Быелгы сайлау кампаниясе тыныч, хилафлыкларсыз узды.
ЛДПРның Татарстандагы төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов республикадагы өч көнлек тавыш бирүне шулай дип бәяләде.
— Кандидатлар тарафыннан да провокация дип танылырлык гамәлләр булмады, барлык кандидатлар үзләре өчен агитация ясады, көрәшү булмады. Сайлаучы да үз программалары ярдәмендә файдалы гамәлләр кылуын ышандыра алган кандидатны сайлый, — диде ул.
Сурчилов халыкның сайлауга килү күрсәткечен дә югары бәяләде.
— Бу Идел буе федераль округындагы иң югары күрсәткечләрнең берсе. Бу инде халыкның сайлауда теләп катнашуы турында сөйли. Алар үз тавышларының нәрсәгә дә булса йогынты ясавына ышана, — диде ул.