Site icon Ватаным Татарстан

Казанда машина йөртүче руль артында үлгән

Кичә Казанда Гагарин урамында алты машина катнашында күмәк юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Шаһитлар сүзләренчә, Haval йөртүчесенең руль артында хәле начарланган һәм аның автомобиле юлда боргаланып йөри башлаган. Аннары машина «ГАЗель», BMW X5, KIA, Volkswagen һәм «УАЗ» машиналарына бәрелгән.

Бу юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты. Анда Haval автомобиленең зур тизлек белән сулга борылырга җыенган машинага бәрелүе күренә.

Якынча мәгълүматлар буенча, Haval машинасының йөртүчесе юл-транспорт һәлакәтенә кадәр үлгән.


Exit mobile version