Site icon Ватаным Татарстан

«Итил» шәһәр фестиваленнән ФОТОРЕПОРТАЖ

25 һәм 26 сентябрьдә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр Идел буе халыкларының уникаль «Итил» шәһәр фестивале уза.

Ул музыканы, театрны, гореф-гадәтләрне һәм Идел буе халыкларының заманча сәнгатен берләштерә. Фестивальдә «Евровидение – 2021» катнашучысы җырчы Манижа чыгыш ясаячак.

Фестиваль 25 һәм 26 сентябрьдә сәгать 12:00дән 20:00гә кадәр узачак. Бик зур һәм оригиналь программа әзерләнгән. Кунакларны татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы көтә. Төп сәхнәдә җирле артистлар, шулай ук Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан музыкантлары чыгыш ясаячак.

Фестивальнең беренче көне ничек узды — безнең фоторепортажда карагыз.

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Exit mobile version