Site icon Ватаным Татарстан

Ламинат сайлау серләре

Бакча эшләре тәмамланганнан соң, күптән кичектерелеп йөргән ремонт эшләренә керешер өчен көз менә дигән вакыт. Эшне идәннән башласак, бүген иң күп кулланыла торган ламинат турында белеп тору зыян итмәс.  Төзелеш кирәк-яраклары сату кибете консультанты Марат Ибраһимов, ламинат сайлау өчен кибеткә барганчы аның турында гап-гади генә нәрсәләрне белеп тору яхшы булыр, ди.

  1. «Зарасыз ламинат буламы?» дигән сорау бирүчеләр еш очрый. Әлеге сорауга җавап табу өчен аның нәрсәдән эшләнгәненә игътибар итик. Ламинатның 90 проценты прессланган агач материалларыннан тора. Өске катламы меламин сумаласы белән туендырылган крафт кәгазе. Нәкъ менә шул катлау ламинатның күпме хезмәт итәчәге өчен җавап бирә. Әмма ул сыйфат турында сөйләшкәндә иң мөһиме булып саналмый. Гадәттә фатир, йорт өчен ламинатны 32 һәм 33 нче класслылар арасыннан сайларга кушалар. Монда сүз нәкъ менә әлеге өске катлам турында бара. 33 нче классның өске катламы берничә тапкыр калынрак була. Аш бүлмәсе, коридор өчен югарырак класслы, ә йокы бүлмәләре өчен түбән класслы ламинат сайларга киңәш ителә.
  2. Ламинатның икенче катламы – бизәкләр төшерелгән катлам. Хәтта кыйммәтле ламинатлар җитештерүчеләрнең дә бер үк рәсем 8–10 панельдә кабатланырга мөмкин. Ә ул сирәгрәк кабатланган саен яхшырак санала.
  3. Ламинатның өченче – урта катламы нык итеп прессланган агач өлеше. Әлеге катламның нык прессланган булуы аның дымга чыдамлылыгы, беркетүче «йозак»ларының никадәр нык булуы, бәрелүгә каршы торучанлыгы, салкын һәм җылы үткәрүчәнлеге, тавыш изоляциясе өчен җавап бирә. Ламинатның бер кимчелеге бар – ул тавышны дүрт тапкырга кадәр арттыра. Аның әлеге катламы ныграк булган саен ул җылы, салкын һәм тавышны ныграк үткәрә.
  4. Ламинатның соңгы – дүртенче катламы меламин белән туендырылган крафт кәгазеннән тора. Температура үзгәргәндә ламинатның формасы югалмасын һәм «йозак»лары «уйнамасын» өчен нәкъ менә әлеге катлам җавап бирә. Очсызлы ламинат җитештерүчеләр әлеге катламны юка итеп эшли. Шунлыктан ламинатның тора-бара бер-берсе белән тоташтырылган җирләрендә кытыршылыклар барлыкка килергә, формасы югалырга, күпереп чыгарга мөмкин.

Исеңдә тот!


Exit mobile version