Site icon Ватаным Татарстан

Бер ирне кисәтү ясаган өчен күршеләре кыйнап үтергән

28 сентябрьдә Әгерҗедә яшәүче 44 яшьлек ир үзенең күршеләренә һәм аларның кунакларына кисәтү ясаган һәм шуннан соң өенә кайтып киткән. Моңа «хәтерләре калган» күршеләре ирнең фатир ишеген каерып кереп, кыйнап чыкканнар.

Җинаятьчеләр киткәч, ир өйдән тәрәзә аша чыгып, хатыны янына эшкә барган һәм әлеге хәл турында сөйләгән. Өен кайткач ир йокыга талган. Ә күпмедер вакыттан соң хатыны аның үлгән булуын аңлаган.
Хокук сакчылары шикләнелүче 40 яшьлек кешене тоткарлаган, ләкин ул күрсәтмә бирүдән баш тарткан.


Exit mobile version