Site icon Ватаным Татарстан

Яңа туган сабыен үтергән 16 яшьлек ана үлгән

Славянск на Кубанеда 16 яшьлек кыз һәм аның баласының мәетен тапканнар.

Үсмер урам бәдрәфендә үзе генә бәби тапкан.Аннары ул сабыйны өенә алып кереп, мендәренә бите белән яткырган һәм ул сулыш ала алмый үлгән.

Яшүсмер исә үзе күп кан югалтудан үлгән. Кызның әнисе барысы хакында беләсә дә ашыгыч ярдәм чакыртмаган. Ул кызын хастаханәгә илтсә, бу хәбәрнең таралуыннан һәм шау-шу чыгудан курыккан.

Кыз техникумда укыганда үзеннән олырак бер егет белән очрашып йөргән һәм алар аерылышкан булганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version